• Русский
  • Татарча

19 августта Яшел Үзәндә Татарстан педагогларының август киңәшмәсе узачак

Бүген, 19 августта, Яшел Үзәннең 18 нче күппрофильле лицеенда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узачак. Киңәшмәнең төп темасы «Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз».

 

19 августта Яшел Үзәннең М. В. Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицееның актлар залыннан август педсоветының пленар утырышыннан туры видеотрансляцияне ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында карарга мөмкин булачак.

https://tatarstan.ru/press/broadcast.htm 
һәм ВКонтакте социаль челтәрендә https://vk.com/video-211118716_456239047

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча