• Русский
  • Татарча

Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр фәнни-методик журналының 3 нче санына мәкаләләр кабул итү бара

                             

                            Хөрмәтле коллегалар!
Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр фәнни-методик журналының 3 нче номерына мәкаләләр кабул итү бара
(Массакълщм матбугт чараларын теркәү турында таныклык: ЭЛ № ФС 77-74813, 21 Гыйнвар, 2019 ел. Таныклыкны элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бирде.

Журналда актуальлеккә һәм яңалыкка ия, төгәлләнгән тикшеренүләрнең, проблемалы яки фәнни-гамәли характердагы нәтиҗәләрен үз эченә алган мәкаләләр басыла. Журнал педагогларга, педагогик хезмәткәрләргә, фәнни хезмәткәрләргә, белемнең чиктәш өлкәләрендә эшләүче белгечләргә юнәлтелә.

Журналның бурычлары:

  • педагогларның, педагогик кадрларның, психологларның һәм чиктәш һөнәр белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү;
  • илебез белем бирү системасында кулланыла ала торган яңа нәтиҗәле педагогик эшләнмәләр турында мәгълүмат бастыру;
  • укучыларга төбәк, Россия һәм халыкара фәнни форумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар турында мәгълүмат бирү.

Ачык булу сәясәте
Журнал басылып чыккан мәкаләләр турында киң (шул исәптән тәнкыйть) фикер алышу, шулай ук фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен илебездә белем бирү практикасына кертү өчен белгечләрнең максималь аудиториясен җәлеп итәргә омтылып, басмаларга тулы ачык булу сәясәтенә өстенлек бирә. Журналның барлык эчтәлеге кулланучылар өчен бушлай. Кулланучыларга авторлык хокукы турындагы Россия һәм халыкара нормаларны үтәгән  очракта, журнал мәкаләләренең тулы текстларын укырга, күчереп алырга, таратырга, бастырып чыгарырга рөхсәт ителә.

Журналның төп бүлекләрендә мәгарифне үстерүнең төп юнәлешләрен, педагогик һәм психологик фән өлкәсендә үзебезнең һәм чит ил эшләнмәләрен, белем бирү оешмаларының һәм педагогларның инновацион тәҗрибәсен, авторлык методик эшләнмәләрен, конференцияләр, семинарлар, һөнәри осталык конкурслары турында мәгълүмат һәм башкалар бар.

Журналда бастырылган материаллар фәнни электрон китапханәдә урнаштырыла (e-library.ru) һәм (РИНЦ) базасына кертелә.
Журналда мәкаләне элек бастырылмаган очракта гына бастырырга мөмкин.

Катнашу шартлары

Электрон журналда материалларын бастырырга теләүчеләр smi@irort.ru электрон адресына түбәндәге материалларны җибәрәләр:

  1. Гариза.
  2. Мәкаләнең тексты.
  3. Түләү хакында квитанциянең күчерелмәсе  (редакция тарафыннан мәкаләнең бастыруга кабул ителүе хакында хәбәр бирелгәннән соң).

Бер автордан мәкаләләр саны чикләнмәгән, бер мәкаләнең авторлары өчтән артык булырга тиеш түгел.
Мәкалә һәм гаризаны язу буенча таләпләр журнал сайтында урнаштырылган: http://irortsmi.ru/ 

Редакциянең адресы: 420015,  Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68.
Редакциянең эшләү графигы: дүшәмбе–җомга. 09.00–17.00.