• Русский
  • Татарча

“Тамырлар. Туган якны өйрәнүчеләрнең Спас җирендә очрашуы” республика форумы

2019 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТРның Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы белән берлектә, Болгар музей-тыюлыгында “Тамырлар. Туган якны өйрәнүчеләрнең Спас җирендә очрашуы” республика форумының икенче этабын үткәрде.

Республика форумының читтән торып үткәрелгән I этабында Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан 63 укучы һәм педагог катнашты. Икенче турга 28 укучының һәм 7 педагогның тикшеренү эшләре сайлап алынган иде.

Форум ачылышында анда катнашучыларны ТРның Спас муниципаль районы Башлыгы Камил Әсгать улы Нугаев, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова, Спас муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Ермилин Александр Николаевич һәм Болгар музей-тыюлыгының фән буенча директор урынбасары Фәсхетдинов Андрей Николаевич сәламләде.

Тәрбия, өстәмә белем һәм үз-үзеңне ассоциаль тотуны профилактикалау лабораториясе мөдире Шәехов Марат Рәшит улы җитәкчелегендәге жюри әгъзалары конкурсантларның әзерлеге һәм аларның эшләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Барлык конкурсантлар да оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды һәм музей экспозициясе белән танышты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты форумны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен ирештерә. Әлеге чара ел саен үтәр, ә Болгар музей-тыюлыгы — республиканың туган якны өйрәнүчеләрнең традицион очрашу урынына әйләнер дип ышанасы килә.

Форум нәтиҗәләре белән түбәндәге сылтама аша кереп танышу мөммкин: http://www.irort.ru/files/novosti/9.doc

Форумнан фотоларны һәм видеоны түбәндәге сылтама аша кереп күчереп алу мөмкин: https://cloud.mail.ru/stock/qnk6tCkeQTqdbSueVqBWNoXM

Форумның читтән торып этабында катнашу турында сертификатларны түбәндәге сылтама аша кереп күчереп алу мөмкин: https://drive.google.com/drive/folders/14rVWQZ5IPG_I24m6vqmUWzGcEKt8egE4...

Сертификатлар буенча сорауларны түбәндәге адреска юллавыгызны сорыйбыз: lab.vospitan@gmail.com.

Фотогалерея