• Русский
  • Татарча

“Балачак дөньялары: мөмкинлекләрне конструкторлаштыру” программасы” республика семинары. Проблемалар. Преспективалар.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Дәүләт биременә тәңгәл китереп, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы 2019 елның 3 апрелендә Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендге “Аленка” балалар бакчасы базасында “Балачак дөньялары: мөмкинлекләрне конструкторлаштыру” программасы” дип исемләнгән республика семинары үткәрде.

Татарстан Республикасының 11 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 50 педагог “Балачак дөньялары: мөмкинлекләрне конструкторлаштыру” мәктәпкәчә белем бирүнең үрнәк белем бирү Программасын куллану буенча федераль эксперимент кысаларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларындагы белем бирү процессын проектлау белән бәйле актуаль мәсьләләр турында фикер алышты. Семинар барышында әлеге экспериментка методик ярдәм итүгә, балаларның һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлегенә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының гаиләләр белән үзара багланышларына бәйле проблемалар каралды.

Семинарга йомгак ясап, анда катнашучылар аның бай һәм тирән эчтәлелке булуын билгеләп уздылар, ТР Мәгарифне үстерү институтына, “Аленка” балалар бакчасының педагогик коллективына 3-7 яшьлек балаларны үстерүнең социаль халәтен проектлау, эксперименталь мәйданчыкларда катнашучыларның һөнәри компетентлылыгын күтәрү буенча тәҗрибәне таратулары өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.

Барлык педагогларга да Мәгарифне үстерү институтының сертификатлары тапшырылды.

Фотогалерея