• Русский
  • Татарча

Беренче Республика методистлар форумы

11 августта Казанда беренче тапкыр мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  методистларның Республика форумы узды.

 

 

Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы мәйданчыкларында муниципаль методик хезмәтләрнең 500дән артык методисты һөнәри күнекмәләрен яңарттылар һәм «Татарстан Республикасында методик хезмәтне үстерү» темасы буенча тупланган тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Форум эшендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия мәгариф академиясе һәм Россия Федерациясе төбәкләре вәкилләре катнашты.

Форумның көн тәртибендә Татарстан белем бирү системасында методик хезмәтнең үсеш өстенлекләре, педагогик хезмәткәрләрне һәм идарә кадрларын фәнни-методик тәэмин итүнең бердәм системасын булдыру шартларында методик хезмәтнең трансформациясе мәсьәләләре, шулай ук иҗтимагый-Һөнәри берләшмәләрнең һәм педагогларның һөнәри үсешендә челтәрле остазлыкның роле каралды.

Республиканың методик хезмәтенең приоритеты укытучыны адреслы тәэмин итү булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы укытучыларның һөнәри үсеше, остазлык институтын үстерү буенча методик эшнең өстенлекле юнәлешләре 2023 елда педагог һәм остаз елы чаралары планына нигез булырга тиеш, дип өстәде.

Пленар утырыш кысаларында форумда катнашучыларга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе проректоры Тараданова Ирина Ивановна, Россия мәгарифне үстерү стратегиясе институты Фәнни-белем бирү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Логвинова Ирина Михайловна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна, Гомумроссия белем бирү профсоюзының башкарма комитеты әгъзасы Прохоров Юрий Петрович һәм башка рәсми затлар мөрәҗәгать иттеләр.

Форум барышында күп кенә актуаль мәсьәләләр каралды: индивидуаль белем бирү маршрутын гамәлгә ашыруны методик яктан тәэмин итү; методик эшне оештыруның динамик формалары, шул исәптән остазлык моделе; педагогларны методик яктан тәэмин итүнең яңа практикалары; цифрлы методик мохит; педагогның һөнәри эшчәнлегенә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү һәм башкалар.

Форум кысаларында методик хезмәт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 30 елдан артык методик хезмәт системасында эшләгән ветераннарга, шул исәптән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләренә күпьеллык һөнәри эшчәнлекләре өчен «Мактаулы остаз» аерым хөрмәтләү билгеләрен тапшырды:

  • Авторлык педагогик мәктәпләре лабораториясе профессоры, педагогика фәннәре докторы Әхбәрова Гөлшат Хуҗзат кызы;
  • Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре кандидаты Иванова Лариса Филипповна;
  • Авторлык педагогик мәктәпләре лабораториясе профессоры, педагогика фәннәре докторы Скиргайло Тамара Осиповна;
  • Авторлык педагогик мәктәпләре лабораториясе доценты, педагогика фәннәре кандидаты Тахтамышева Гөлнур Чыңгыз кызы;
  • Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасының өлкән укытучысы Фокеева Илсөя Мансур кызы;
  • Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләрен чын күңелдән котлыйбыз!

Фотогалерея: