• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү буенча Эксперт советы белем бирү оешмаларының потенциалын һәм мөмкинлекләрен бәяләү процедурасының башлануы турында игълан итә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү буенча Эксперт советы 2023 елда квалификация күтәрүнең персонификацияләнгән системасы кысаларында Татарстан Республикасы белем бирү системасының педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга дәгъва кыла торган белем бирү оешмаларының потенциалын һәм мөмкинлекләрен бәяләү процедурасының башлануы турында игълан итә.

Өстәмә һөнәри белем бирү оешмасын сайлап алу 2022 елның сентябрь ае дәвамында үткәреләчәк:

  • 2022 елның 1 сентябреннән 15 сентябренә кадәр -pk.irort@mail.ru электрон почта адресына катнашу өчен өстәмә һөнәри белем бирү оешмасын гаризалар кабул итү;
  • 2022 елның 16-23 сентябрендә Эксперт советы (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, гомуми белем бирү оешмалары) вәкилләренең бәяләү процедурасын уздыру өчен өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларына баруы;
  • 2022 елның 30 сентябренә кадәр-нәтиҗәләрне игълан итү.

Квалификация күтәрүнең персонификацияләнгән системасы кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф системасының педагогик һәм идарә хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга дәгъва кылган белем бирү оешмаларының потенциалын һәм мөмкинлекләрен бәяләү тәртибе белән монда танышырга мөмкин (сылтама)

Сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә:

(843) 294-95-81 (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы),
(843) 238-25-71 (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты).

Гариза формасы (сылтама)