• Русский
  • Татарча

Казан шәһәренең 108 нче мәктәбендә «TeachMeet» (“Укытучы 2.0” ФИМ)

2019 елның 2 апрелендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының федераль инновацияле мәйданчыгы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТР Яшь педагоглар советы белән берлектә Казан шәһәре Совет районының 108 нче мәктәбе базасында яшь педагоглар өчен семинар үткәрде. «TeachMeet» форматындагы чара укучыларның һәм педагогларның компетенцияләрен үстерүнең нәтиҗәле алымнарына багышланды.

Чарада яшь педагоглар Мәгарифне үстерү институтының санлы дидактикасы һәм актуаль проектлары турында тәфсилле мәгълүмат алдылар, укучыларны үстерү өчен профильле сменаларның нәтиҗәлелегенә инандылар; чит телләргә өйрәтү буенча укытуның гамәли алымнары, шәхси үзбилгеләнеш формалаштыру, эмоциональ интеллектны үстерү мөмкинлекләре, гиперактив укучылар белән үзара мөнәсәбәтләр булдыру, нәтиҗәле команда оештыру алымнары һ.б. белән таныштылар.

Моннан тыш, семинарда катнашучыларга “Галимнәр һәм ачышлар” метапредмет уенының, Plickers сервисының һәм Google сервисының укытучы эшендәге өстенлекләре күрсәтелде.

Катнашучылар һәм оештыручылар билгеләп үткәнчә, «TeachMeet» ирекле аралашу һәм хезмәттәшлек мохитында үтте.

Фотогалерея