• Русский
  • Татарча

Татарстанда 1 сентябрьдән педагогик профильле 160 сыйныф ачылачак

Татарстанда 1 сентябрьдән һәр муниципаль районда педагогик профиль сыйныфлары ачылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта Татарстанның барлык районнарында диярлек 160 сыйныф билгеләнгән, алар педагогик белгечлекләр өчен абитуриентлар әзерли, – дип сөйләде докладчы. - Мондый практика 1990 елларда һәм хәтта 2000 еллар башында булды. Хәзер без бу традицияне торгызабыз».

Поминов сүзләренә караганда, педагогик сыйныфларның уку планнарына яңа юнәлешләр кертелергә тиеш. Моның өчен «педагогик югары уку йортларының  һәм муниципалитетлар педагогик көллиятпәренең укыту-методик потенциалын» куллану планлаштырыла.

«Безнең алда торган бурыч-мәктәпләрне иң талантлы тәмамлаучыларны укытучы һөнәренә җәлеп итү. Укытучы һөнәрен аңлап сайлауга әзерлек механизмнарының берсе-психологик-педагогик юнәлештәге мәктәп ачу», - дип ассызыклады ул.

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, педагогик сыйныфны тәмамлаучылар профиль буенча максатчан укуга төп дәгъвачылар булырга тиеш.
 

"Татар-Информ" материаллары буенча