• Русский
  • Татарча

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды

«Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2020-2023 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2012 елның 27-29 июнендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды үткәрелде. Аның эшендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән 500 делегат катнашты: татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телен өйрәтүче гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары, төбәк милли-мәдәни автономияләр вәкилләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары.
Секцияләр эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары, укыту-методик эш буенча проректор Г. Х. Сагеева, Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р. Р. Шәмсетдинова докладлар белән чыгыш ясадылар.
29 июньдә съездның пленар утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты И. И. Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова һәм башка рәсми затлар катнашты. Пленар утырыш алдыннан съездда катнашучылар күргәзмә материаллары белән таныштылар, Мәгарифне үстерү институты эшчәнлеге турында материаллар зур кызыксыну уятты.

Фотогалерея: