• Русский
  • Татарча

Вакантлы вазифаларны биләүгә конкурс турында белдерү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2018 елның 28 июнендәге 177 нче номерлы «Фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазифасын биләүгә нигезләмәне раслау турында» боерыгы һәм Гыйльми советның 2022 елның 27 июнендәге карары нигезендә (6 нчы беркетмә) Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты   фәнни хезмәткәрләренең вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс игълан итә (1 нче кушымта).

Конкурс 2022 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советы утырышында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: 420015, Казан, Зур Кызыл урамы, 68 йорт

Гаризалар һәм документларны, конкурс турында Нигезләмә нигезендә (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган), гыйльми сәркатиб исеменә җибәрергә.

Вазифага дәгъва итү өчен документлар 2022 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә.

Вазифаларның тулы исеме әлеге игъланның 1 нче кушымтасында чагылдырылган.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты түбәндәге структур бүлекчәләр буенча фәнни хезмәткәрләр вазифаларын биләүгә конкурс игълан итә:

Кушымта 1

Вакантлы вазифа

Ставканың күләме

Структур бүлекчә 

Әйдәп баручы фәнни

хезмәткәр

1 ставка

Мәгълүмат-аналитика бүлеге

Әйдәп баручы фәнни

хезмәткәр

1 ставка

Тәрбия һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе

Әйдәп баручы фәнни

хезмәткәр

0,5

Программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге

"Фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрү турында"28.06.2002 ел, 347 боерык

 "Фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс үткәрү турында" 2022 елның 28 июненнән 347 нче номерлы боерыгы