• Русский
  • Татарча

2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Педагог һәм остаз елын үткәрү буенча оештыру комитеты төзү, аның составын раслау һәм өч ай эчендә төп чаралар планын эшләүне һәм раслауны тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде.

Регионнарның башкарма хакимият органнарына һәм җирле үзидарә органнарына әлеге чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашырга тәкъдим ителде.

Указ кул куелган көннән үз көченә керә.

«Президентның 2023 елны педагог һәм остаз елы дип игълан итү карарын тагын бер кат бу белгечләрнең безнең җәмгыятьтәге югары статусы, эшләренең мөһимлеге турында сөйли. Без бу һөнәрнең популярлыгы артуын, педагогик югары уку йортларына нинди якты һәм мотивацияле абитуриентлар килүен, яшь белгечләрнең нинди энтузиазм белән эшләүләрен, укытучыларга кушылып китүен, аларның тәҗрибәле хезмәттәшләренә һәм остазларына ничек ярдәм итүләрен, һөнәри конкурслар ничек үсүен һәм яңа педагогик йолдызларның ничек кабынуын күрәбез. Үз ягыбыздан укытучы һөнәре яңа дәрәҗәгә чыксын өчен барысын да эшлибез. Мәсәлән, «Белем бирү хезмәте»н формалаштырудан баш тарту, хисаплылыкны киметү буенча мөһим закон инициативаларына ярдәм итәбез. Шулай ук һәр белгечкә һөнәри конкурсларда үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәбез. Педагог һәм остаз елы чаралары укытучылар һөнәренең абруен күтәрү өчен тагын бер мөһим адым булыр дип ышанам», – дип шәрехләде Мәгариф министры Сергей Кравцов.

 

Чыганакка сылтама