• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

27 июньдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы утырышы булды.
«2022 елның беренче яртыеллыгында дәүләт биремен үтәүнең барышы турында» доклад белән фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Шәмсетдинова Л. П. чыгыш ясады.
«Заманча мәгариф: актуаль проблемалар һәм инновацияләр» челтәрле басмасын Югары аттестация комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән рецензияләнә торган фәнни басмалар исемлегенә кертү буенча эшләр планын гамәлгә ашыру барышы турында» докладчы – Гыйльми Советның гыйльми секретаре Шәмсетдинова В. В. тыңланды һәм тикшерелде.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни һәм педагогик хезмәткәрләренең вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс игълан ителде.

Фотогалерея: