• Русский
  • Татарча

«Белем җәе»: каникуллар вакытында өйрәнү өчен махсус курслар җыелмасы

«Цифрлы белем бирү контенты» каталогында җәйге каникуллар өчен махсус «Белем җәе» дигән җыентык барлыкка килде. 450 дән артык  курсларны бушлай өйрәнергә була. Материаллар методистлар тарафыннан тикшерелде һәм хупланды.
Нинди курслар бар?
Мәктәп программасы буенча курслар, олимпиада биремнәре һәм үсешкә илтә торган  курслар - тайм-менеджмент, программалаштыру, блогинг нигезләре, шахмат уены, финанс грамоталылыгы һәм башка дәресләр. Һәр бала үз яше һәм кызыксынулары буенча курс таба алачак: 1-11 сыйныф укучылары өчен материаллар бар.
Аларны проект партнерлары — 11 Россия онлайн-мәктәбе һәм платформасы тәкъдим итә, алар арасында:  Учи.ру, Фоксфорд, Мобиль электрон белем бирү, ЯКласс, Мәгариф.
Курсларны мәктәп яны лагерьлары эшендә кулланырга мөмкин, Материалларны шулай ук педагогка чаралар оештыруда ярдәм итәчәкләр. Укучылар мәктәп программасыннан дәресләрне кабатлый, ә уен форматында, квестта яңа белемнәр һәм күнекмәләр ала. 
Җәйге курсларга керү 1 июньнән 1 сентябрьгә мөмкин булачак, сайлап алу курслары «Цифрлы белем бирү контенты»ның теркәлгән барлык кулланучылары өчен дә ачык.
«Белем җәе» турында тулырак мәгълүмат алу түбәндәге сылтама буенча: https://educont.ru/summer-courses/list/