• Русский
  • Татарча

Якутиядә Татарстан көннәре уза

Саха (Якутия) республикасында Татарстан Республикасы көннәрен үткәрү кысаларында Татарстан мәгариф системасы вәкилләре Якутиянең белем бирү оешмалары эшчәнлеге белән таныштылар. Делегацияне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкләде.
Визит кысаларында белем бирү өлкәсендә тәҗрибә алмашу буенча түгәрәк өстәл үткәрелде, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Саха (Якутия) Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан делегациясе Якутск шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Мария Петрова белән бергә «IT-куб» үзәге, Ф.И. Авдеева исемендәге балалар иҗаты сарае, «Ситим» Хатасс иҗат йорты кебек өстәмә белем бирү учреждениеләрендә булды.
Татарстан Республикасыннан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзалия Заһри кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна, һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Гобәйдуллин Эмиль Фидаил улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Мусина Гөлия Фәргать кызы катнашты. 
                    

Фотогалерея: