• Русский
  • Татарча

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Киров өлкәсе педагогларын укыту

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «2020 елда дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган бюджет учреждениеләренә, автоном учреждениеләргә һәм коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр рәвешендә федераль бюджеттан грантлар бирү буенча конкурс сайлап алуында җиңүче юридик затлар исемлеген раслау турында»  2020 елның 1 апрелендәге 153 номерлы боерыгын үтәү кысаларында, Россия педагогларын «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерүгә заманча якын килү» өстәмә һөнәри программасы буенча, «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләренең өзлексез белем бирү форматларында һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрү» чарасын тормышка ашыру максаты белән «Киләчәк укытучысы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында укытуны дәвам итә.
2022 елның 23-24 июнендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы һәм Уржум районнары педагогларының һөнәри компетенцияләрен системалы һәм критик фикерләү, команда эше, һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык, үсешкә мотивация һ. б. өлкәләрдә үстерү максатыннан чыгып, көндезге укытуны үткәрергә планлаштыралар. Сайлап алынган тренинг форматы дәресләрнең максатчан компетенцияләрен нәтиҗәле үстерергә ярдәм итәчәк.
Үткәрү вакыты: 23–24.06.2022  8:00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны: Киров өлкәсе Нократ Аланы һәм Уржум районнары мәгариф идарәсе.
Җаваплы бүлекчә: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге.