• Русский
  • Татарча

Россия Мәгариф министрлыгы вебинарында рус телен укытуда яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр

«Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында уку грамоталылыгын формалаштыру»  Россия Мәгариф министрлыгы Федераль методик үзәгенең вебинары 2022 елның 15 июнендә 14:30 сәгатьтә узачак.
 

Семинарда төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү шартларында «рус теле» укыту предметын укытуга, метапредмет белемнәрен һәм уку грамоталылыгын формалаштыруга бәйле мәсьәләләр каралачак.

Семинар спикерлары - Федераль методик үзәкнең әйдәп баручы эксперты, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Марина Мищерина һәм Федераль методик үзәк эксперты Ольга Зубакина.

Катнашучыларны теркәү түбәндәге сылтама буенча: https://forms.yandex.ru/u/6298a69ad0745b363789f278/. Вебинар барышында сораулар бирергә мөмкин булган чат эшләячәк.