• Русский
  • Татарча

«ФДББС-2021 шартларында башлангыч гомуми белем бирү эчтәлеген яңартуның актуаль юнәлешләре» республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «ФДББС - 2021 шартларында башлангыч гомуми белем бирү эчтәлеген яңартуның актуаль юнәлешләре» республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Фикер алышына торган сораулар башлангыч гомуми белем бирүнең ФДББС таләпләренең үзгәрешләрен анализлауга, башлангыч гомуми белем бирү эчтәлеген яңартуның актуаль юнәлешләрен карауга, кече яшьтәге мәктәп укучыларын укыту методикасын яңартуның гомуми алымнарына кагыла.

Конференция кысаларында Татарстан Республикасының башлангыч сыйныф укытучылары өчен башлангыч белем бирү өлкәсендәге әйдәп баручы галимнәр һәм экспертлар – Россия мәгариф академиясе мәгарифне үстерү стратегиясе институтының башлангыч гомуми белем бирү лабораториясе фәнни хезмәткәрләре Кузнецова Марина Ивановна һәм Рыдзе Оксана Анатольевна, шулай ук башлангыч мәктәп өчен дәреслекләр авторлары Вахрушев Александр Александрович һәм Конышева Наталья Михайловна чыгыш ясаячак.

Анда кече яшьтәге мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын үстерүгә, яңартылган белем бирү стандартлары кысаларында укучыларның уку мөстәкыйльлеген һәм мотивациясен күтәрүгә юнәлдерелгән төбәк белем бирү практикалары тәкъдим ителәчәк.
 

Үткәрү урыны:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68.
Үткәрү формасы: онлайн.
YouTube катнашучылары өчен сылтама:
https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA/featured 
Чара 09:30 сәгатьтә башлана.
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы.