• Русский
  • Татарча

“РОСНАНО Мәктәп лигасы” федераль инновацияле мәйданчыгының республика ресурс үзәге Координация советы утырышы

2019 елның 28 мартында АНДРЕЕВ УКУЛАРЫ халыкара катнашуында “Шәхеснең иҗади үзүсешенең заманча концепцияләре һәм технологияләре” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты “Иҗади үзүсеш педагогикасы” темасына методологик семинар үткәрә.

Методологик семинар кысаларында “РОСНАНО Мәктәп лигасы” федераль инновацияле мәйданчыгының республика ресурс үзәге Координация советының оештыру утырышы була. Ул “Мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру үзәге” – ТР Мәгарифне үстерү институты проект офисы каршында төзелгән иде.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Лаеш районының Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Малышев исемендәге Столбище урта гомумбелем мәктәбе (ТРның Лаеш муниципаль районы, Столбище авылы, Мәктәп урамы, 10 йорт)