• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2022 елның 11 маеннан 20 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү бирү кафедрасы тарафыннан «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары, төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен башлангыч сыйныфлар укытучысы эшендә гамәлгә ашыру» педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.

Программаны тыңлаучылар яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары эчтәлек үзенчәлекләре, предмет буенча якынча эш программасы нигезендә дәресләрне проектлау технологияләре турында белделәр, белем бирү программасын үзләштерүнең фән, метапрет һәм шәхси нәтиҗәләрен формалаштыру өчен укыту биремнәрен эшләү буенча практикумда катнаштылар.

Программа дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып тормышка ашырылды. Тыңлаучылар белән гамәли дәресләрне on-line режимда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары үткәрде.

«Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары, төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен башлангыч сыйныфлар укытучысы эшендә гамәлгә ашыру» программасын Татарстан Республикасының 52 педагогы уңышлы үзләштерде.
Әлеге программа буенча планлаштырылган барлык нәтиҗәләргә ирешелде. Курсларны тыңлаучыларга киләчәктә үз һөнәри эшчәнлекләрендә файдалана алу өчен мәгълүмати белем бирү ресурслары тәкъдим ителде.