• Русский
  • Татарча

 «Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе-2022» конкурсы

     2022 елның 10 апреленнән 20 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында  «Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе – 2022» республика конкурсы узды. Конкурс өч номинация буенча үткәрелде: «Башлангыч сыйныф укытучыларының иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе», «Табигый-математик циклның иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе», «Гуманитар циклның иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе».

Анда Татарстан Республикасы мәктәп методик берләшмәләренең һәм район методик берләшмәләренең 137 җитәкчесе катнашты.

Конкурста Татарстан Республикасының түбәндәге районнары актив катнашты: Саба (13 кеше), Бөгелмә (8 кеше), Спас (6 кеше), Әлмәт (6 кеше), Лаеш (6 кеше), Алабуга (5 кеше), Лениногорск (5 кеше), Чистай (5 кеше), Нурлат (5 кеше), Әгерҗе (5 кеше), Мөслим (4 кеше), Мамадыш (4 кеше), Алексеевск (4 кеше), Казан шәһәренең Идел буе районы (4 кеше), Казан шәһәренең Мәскәү районы (4 кеше), Яңа Чишмә (4 кеше), Буа (3 кеше), Биектау (3 кеше).

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Методик эшне үстерү бүлеге башлыгы Мартьянова Ольга Валерьевна, методик берләшмә җитәкчеләренең методик осталык дәрәҗәсе, узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, артты, дип билгеләп үтте.
Конкурс югары профессиональ дәрәҗәдә узды.

 «Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе - 2022» конкурсы нәтиҗәләре («Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе – 2022» республика конкурсы турында 2022 елның 05 апреленнән 200 нче номерлы боерыгы)

Җиңүчеләрне һәм әлеге конкурста катнашучыларның барысын да котлыйбыз,
шулай ук башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!
Һөнәри үсештә уңышлар телибез!