• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты яшь педагогларны «TeachMeet» семинарына чакыра

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә “Укытучы 2.0” федераль инновацияле проектын гамәлгә ашыру кысаларында яшь педагоглар өчен семинарлар сериясен дәвам итә. Чираттагы семинар “Укучыларның һәм педагогларның компетенцияләрен үстерүнең нәтиҗәле алымнары” темасы буенча 2019 елның 2 апрелендә, 14.00 – 16.30 сәгатьләрдә Казан шәһәренең Совет районындагы 108 нче гомумбелем бирү мәктәбендә узачак.

Семинар «TeachMeet» (инглизчәдән тәрҗемәдә – “өйрәтүле очрашулар”) форматында үтәчәк, ягъни педагоглар тыңлаучылар сыйфатында гына катнашып калмый, ә тәкъдим ителгән тема кысаларында 3 яки 5 минутлык чыгыш та ясый ала. Катнашучылар һәрбер чыгыштан соң яки чара ахырында 2 минут аралыгында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала.

Семинарда тыңлаучы сыйфатында турыдан-туры яки ерактан торып катнашу, чыгыш ясау өчен https://goo.gl/AyyfYf сылтамасы аша кереп, теркәлү формасын тутырырга кирәк.

Семинардан трансляцияне «TeachMeet» рәсми төркемендә https://vk.com/teach_meet сылтамасы аша кереп карау мөмкин булачак.

Фотогалерея