• Русский
  • Татарча

«Укытучы һәм ата-ана: заманча партнерлык мөнәсәбәтләрен формалаштыру»Teach Meet форматында семинар

2022 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Укытучы һәм ата-ана: заманча партнерлык мөнәсәбәтләрен формалаштыру» темасы буенча семинар үткәрелде. Чара Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицей базасында Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгының «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Семинарның максаты-укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) белән нәтиҗәле коммуникацияләр урнаштырганда гамәлдәге һәм потенциаль башлангыч сыйныф укытучыларының һөнәри компетенцияләрен арттыру. Чара Teach Meet форматында узды-үзенең үсешендә кызыксынган педагогларның формаль булмаган очрашуы, анда мини-чыгышлар һәм кире элемтә форматында катнашучылар үз теләкләре белән идеяләр, лайфхаклар һәм  эшләрендәге гамәли алымнар белән уртаклаштылар.

Очрашуның модераторы - Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицей югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы, РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, ТР атказанган укытучысы, ТР мактаулы остазы, РФ Президенты каршындагы Рус теле Советы әгъзасы Курамшина Людмила Леонидовна.

Чарада ата-аналар белән эшләүдә үзләренең гамәли алымнары белән уртаклаштылар:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна;
  • «Alpha School» балалар үсеше үзәге методологы Гәрәева Римма Әхәт кызы;
  • Казан шәһәре Совет районы 11 нче күппрофильле лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Ефремова Ольга Григорьевна;
  • Иннополис мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шишина Ольга Николаевна;
  • Казан шәһәре Совет районы 108 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Хаббанова Эльвира Наил кызы;
  • Казан шәһәре Совет районы 11 нче күппрофильле лицееның математика укытучысы Ибәтуллин Ибраһим Жоржевиич;
  • Г.Баруди исемендәге 4 нче Биектау урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хөсәенова Лариса Юрис кызы;
  • Яр Чаллы шәһәренең 57 нче гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы Атышева Лилия Владимировна.

Мәктәпнең әти-әниләре исеменнән «Яшьләр казанышлары «Казан үзәге» иҗтимагый оешмасы рәисе Бикчәнтаева Ләлә Дмитриевна һәм «Evolution» креатив агентлыгы генераль директоры Судакова Арина Алексеевна чыгыш ясадылар.

Семинар әлеге теманың актуальлеге турында белдергән катнашучыларда яхшы тәэсир калдырды.
Семинарда катнашучылар өчен махсус Telegram каналы булдырылды, анда киләчәктә башлангыч сыйныф укытучыларының һөнәри аралашуын дәвам итү һәм түбәндәге чаралар буенча мәгълүмат урнаштыру планлаштырыла. Каналга кушылырга, чарадагы материалларны һәм фотографияләрне түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://t.me/teach_meet_UNBER. 

Фотогалерея: