• Русский
  • Татарча

Республика семинары 

2022 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясе «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча «Үзара челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге һәм «Ачык мәктәп 2035» белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында  республика гамәли - юнәлешле семинарын үткәрде.

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 3 нче гимназиясе педагоглары мәктәпнең цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру һәм камилләштерү буенча үз тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
Семинарда түбәндәге темалар каралды:

  • «Ачык мәктәп» цифрлы белем бирү платформасы: уку процессын оештыру өчен мөмкинлекләр.
    3 нче Гимназия директоры урынбасары, белем бирү платформасы администраторы Фәтхетдинова Рузилә Ринат кызы.
  • Кече яшьтәге мәктәп укучыларының шәхси, предмет, метапредмет нәтиҗәләрен формалаштыру коралы буларак «Ачык мәктәп 2035» платформасы.
    Башлангыч сыйныф укытучысы Горелова Наталья Петровна.
  • Укучыларны тарих буенча төп дәүләт имтиханына һәм бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләгәндә «Ачык мәктәп 2035» платформасы ресурсларын куллану мөмкинлекләре.
    Тарих укытучысы Бирюкова Лилия Равил кызы.
  • «Ачык мәктәп 2035» платформасында тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИга әзерләнү өчен укытучының экзамер – коралы.
    Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Орлова Анна Федоровна.
  • «Ачык мәктәп 2035» платформасы ресурсларын кулланып, БДИга әзерлек вакытында математика буенча йомгаклау кабатлауны оештыру.
    Математика укытучысы Межекова Ольга Владимировна.
  • Заманча цифрлы белем бирү мохите: мөмкинлекләр һәм перспективалар.
    Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны тормышка ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре Зәйнуллин Марат Айдар улы.

Семинарда үз эшчәнлегендә «Ачык мәктәп 2035» белем бирү платформасының мөмкинлекләрен һәм ресурсларын кулланучы Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашты.

Катнашучылар семинарны оештыручыларга һәм спикерларга рәхмәт белдерделәр, спикерларның иҗади якын килүен, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген, шулай ук чараны уздыруның уңайлы форматын билгеләп үттеләр.

Семинарның язмасына сылтама:
https://disk.yandex.ru/i/5xGafkcz6JjVog

Фотогалерея: