• Русский
  • Татарча

«9 май: Халык җиңүе» - 5 майда яңа Бөтенроссия ачык дәресе узачак

 

5 майда Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә «9 май: Халык җиңүе» дигән яңа Бөтенроссия ачык дәресе узачак, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланачак.

 

Дәресне София Хоменко һәм 1 нче гимназиянең «Яшьармия» отряды җитәкчесе Илья Коробицын үткәрәчәк. Аларга кунакка: Союз дәүләт тарихчылары ассоциациясе башкарма секретаре Дмитрий Суржик һәм «Ист-патриотика» фонды рәистәше Александр Макушин киләчәк.

Тамашачылар вакытыннан алда үсәргә туры килгән сугыш балаларының һәм бу куркыныч елларда барлык сынауларга түзгән өлкәннәрнең тормыш тарихларын беләчәк. Дәрестә сугыш башланганчы булган вакыйгалар, сугыш еллары һәм тылда, фронтта булган батырлыклар турында сөйләнәчәк.

Россия мәгариф академиясенең Тәрбия институты матбугат хезмәте