• Русский
  • Татарча

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Хөрмәтле коллегалар!

1 май, Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

Вакытлар узу белән исеме үзгәрсә дә, ул безнең өчен якты көн булып кала бирә. Яз һәм Хезмәт төшенчәләре - беркайчан да үз әһәмиятләрен югалтмаячак. Тормышка яңа ритм бирә торган яздан без һәрвакыт яңа үзгәрешләр көтәбез, яңарышка өметләр баглыйбыз һәм бары тик тырыш хезмәт белән генә киләчәгебез, һәркемнең һәм һәрнәрсәнең иминлеге булдырылырга мөмкин булуын яхшы беләбез.

Яз һәм Хезмәт яңа көчләр бирә һәм төрле буынны берләштерә. Бу бәйрәм элеккечә үк хезмәт ияләренең теләктәшлеген, тынычлык, илнең иминлеге һәм тотрыклы үсешенә уртак омтылыш белән берләшкән барлык  көчләрнең бердәмлеген гәүдәләндерә.

Сезгә тыныч хезмәт, нык сәламәтлек, һәр йортта да татулык һәм муллык, язгы яхшы кәеф телим. Оптимизм һәм яхшылыкка ышану безне беркайчан да ташламасын!

Ректор Л.Н. Ногманова