• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү системасында электромузыкаль иҗатның үсеш перспективалары» түгәрәк өстәле

 

2022 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Совет районының «Балалар иҗат академиясе» балалар иҗаты үзәге белән берлектә онлайн режимда «Балаларга өстәмә белем бирү системасында электромузыкаль иҗатның үсеш перспективалары» түгәрәк өстәлен уздырдылар (алга таба – түгәрәк өстәл).

 

 

Түгәрәк өстәлнең төп максаты музыкаль башкаруның, иҗатның һәм мәгарифнең инновацион һәм эксперименталь формалары үсеш маршрутларын тикшерү булды.

Түгәрәк өстәл кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • концерт сәхнәсендә, музыкаль иҗатта һәм көнкүреш практикасында цифрлы клавиш инструментларын куллану;
  • музыкаль белем бирү системасында компьютер технологияләреннән файдалану;
  • цифрлы музыкаль-белем бирү юнәлешенең мәгълүмати-методик киңлеген булдыру.

Түгәрәк өстәл эшендә Мәскәүдән, С.Петербургтан, Самарадан, Казаннан, Уфадан, Яңа Чебоксардан, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 50дән артык укытучы катнашты.

 Һөнәри аралашуның әлеге форматының кирәклеге һәм бик вакытлы үткәрелүе турында сөйләгән тыңлаучыларда очрашу яхшы тәэсир калдырды.

 

Фотогалерея: