• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2022 елның 18 апреленнән 27 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч сыйныфлар укытучысы эшендә башлагыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары, төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен гамәлгә ашыру» педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.

Программаны тыңлаучылар башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларының яңартылган эчтәлеген, якынча эш программасы нигезендә дәресләрне проектлау технологиясен белделәр, белем бирү программасын үзләштерүнең предмет, метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләрен формалаштыру өчен укыту биремнәрен эшләү практикасында катнаштылар. 

Программа читтән торып белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды. Укырга килүчеләр белән практик дәресләрне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары on-line режимда үткәрде.

«Башлангыч сыйныфлар укытучысы эшендә башлагыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары, төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен гамәлгә ашыру» программасын Татарстан Республикасының 63 педагогы уңышлы үзләштерде. Әлеге программа буенча укытуның барлык планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешелде.