• Русский
  • Татарча

«Мәгариф» академиясе педагог-укытучылар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм методик хезмәткәрләр өчен «Яңартылган ФДББС буенча эшлибез» квалификация күтәрү курслары сериясен башлап җибәрә

 

2022 елның 1 сентябреннән яңартылган башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирү ФДББС үз көченә керә.

Педагогларның үз эшендә яңа стандартларны ничек кулланырга дигән сораулары туа.

«Мәгариф» академиясе педагогларга ярдәм йөзеннән педагог-укытучылар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм методик хезмәткәрләр өчен «Яңартылган ФДББС буенча эшлибез» квалификация күтәрү курслары сериясен башлап җибәрә.

Курсларның мөһим компоненты булып предмет модульләре тора, аларда һәр предмет контекстында яңартылган ФДББСн нәтиҗәле гамәлгә ашыруның гамәли инструментарие, яңартылган ФДББС шартларында белем бирү процессын проектлау һәм гамәлгә ашыруның һөнәри, педагогик һәм методик мәсьәләләре карала, предмет буенча якынча эш программалары җентекләп өйрәнелә, яңартылган (2022 елда дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертеләчәк), һәм бастырылган, һәм 01.12.2021 кадәр федераль дәреслекләрнең исемлегенә кертелгән укыту-методик комплексларын файдалану буенча конкрет гамәли киңәшләр бирелә.


Курсы проводятся в заочном формате с применением дистанционных образовательных технологий.