2022 елның 26 апрелендә «Мәгариф» нәшрияты белән хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының химия, биология һәм география укытучылары өчен «Яңартылган 2021 ел ФДББСна күчкәндә укыту-методик тәэмин ителеш» вебинары узды.
Вебинарның максаты - яңартылган2021 ФДББСС кысаларында укуга күчүдә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының химия, биология һәм география укытучыларына методик ярдәм күрсәтүне оештыру.
Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак һәм тикшереләчәк:
- «2021 ФДББС на күчкәндә химия һәм биология укытуның укыту-методик тәэмин ителеше»;
- «Укыту процессын география буенча яңа үрнәк эш программасы һәм укыту-методик комплекты нигезендә планлаштырабыз, белем бирү нәтиҗәләрен формалаштырабыз».
Үткәрү формасы: вебинар.
Спикерлар: «Мәгариф» нәшрияты Педагогларга һәм белем бирү оешмаларына методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы методисты Плечова О.Г., «Мәгариф» нәшрияты Биология һәм табигать белеме үзәге мөхәррире Балакирева Е.П.
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы профессоры Павлова Ирина Викторовна.