• Русский
  • Татарча

«Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы

 

2022 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булды.

Чара Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы, Казан шәһәренең Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты әгъзасы Ларионова Татьяна Петровна мөрәҗәгать итте.

Конференция эшендә барлык белем бирү дәрәҗәсендәге педагогик хезмәткәрләр, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Захарова С.М., VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ратникова Р.А., балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркәтибе Гарифуллина И.Х., Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Мостафина С.А. катнашты.

Конференциянең пленар утырышында түбәндәге докладлар тыңланды:

  • «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үсеш динамикасы: тарих, проблемалар, перспективалар» (Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, фәлсәфә фәннәре докторы, Казан инновацион университеты профессоры Агапов Олег Дмитриевич);
  • «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтендә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең роле» (Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы - Согрина Екатерина Игоревна);
  • «Россиядә балалар иҗтимагый берләшмәләренең үсеш тарихы» (методист, Казан шәһәренең Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгенең фәнни консультанты, педагогика фәннәре кандидаты Политова Валерия Вячеславовна, «Татарстан әйдаманнары» төбәк яшьләр оешмасы рәисе Абдуллина Эльза Альберт кызы);
  • «Заманча балалар хәрәкәте тавышы» (Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы рәисе Хәбибуллина Зилә).

Конференция кысаларында җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләрдә бүләкләү булды:

  • В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үсеш тарихы: традицияләр һәм заманчалык»;
  • «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтендә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең роле»;
  • «Балалар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегендә нәтиҗәле педагогик технологияләр»;
  • «Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый хәрәкәте: уңышлы тәҗрибәләр»;
  • «Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә педагогның (остазның) әһәмияте».
Фотогалерея: