• Русский
  • Татарча

Томск өлкәсеннән тыңлаучылар өчен белем бирү программасы

2022 елның 26 апреленнән 29 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Томск өлкәсе мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институты тыңлаучылары өчен «Гомуми белем бирү оешмасының цифрлы белем бирү мохите: шартлар, ресурслар һәм инструментлар» өстәмә һөнәри программа - квалификация күтәрү программаларын гамәлгә ашыруның челтәрле формасында катнашты.

Белем бирү программасы Томск өлкәсе җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен оештырылган. 

Сәламләү сүзе белән белем бирү программасында катнашучыларга Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты проректоры Хәмитов Равил Габделхак улы мөрәҗәгать итте. Тыңлаучыларны стажировка башлану белән программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләре котлады. 

Стажировка вакытында тыңлаучылар цифрлы белем бирү тирәлегенә интерактив лекцияләр, практика һәм тренинглар аша чума. Дәресләрдә заманча технологияләргә һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруның методларына, куркынычсыз цифрлы белем бирү мохите аспектына аерым игътибар биреләчәк.

 

Фотогалерея: