• Русский
  • Татарча

«Төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС: предмет, метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләр формалаштыру өчен укыту биремнәре» семинары

2022 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС: предмет, метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләр формалаштыру өчен укыту биремнәре» семинары узачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм күрсәтүне оештыру.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак һәм тикшереләчәк:

  • Төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС үзенчәлекләре;
  • Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә белем бирү программасын үзләштерүнең предмет, метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләрен формалаштыру өчен укыту биремнәре. 

Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/00460443674796
Үткәрү вакыты:  10:00 - 11:20  (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызы.