2022 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС: предмет, метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләр формалаштыру өчен укыту биремнәре» семинары узачак.
Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм күрсәтүне оештыру.
Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак һәм тикшереләчәк:
- Төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС үзенчәлекләре;
- Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә белем бирү программасын үзләштерүнең предмет, метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләрен формалаштыру өчен укыту биремнәре.
Үткәрү формасы: вебинар.
Кушылу өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/57142329669095
Үткәрү вакыты: 10:00 - 11:20 (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Хадиева Гөлнара Вәсил кызы.