• Русский
  • Татарча

Татар теле программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен фестиваль

2022 елның 28 апрелендә башлангыч мәктәптә татар теле буенча программаларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен «Башлангыч мәктәптә татар телен укытуның заманча укыту-методик тәэмин ителеше» фестивале була.

Фестивальнең максаты - башлангыч мәктәптә татар телен укытуның заманча укыту-методик тәэмин ителешенең презентациясе.

Фестиваль барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Яңа буынның укыту-методик комплектлары: «Сәлам!» укыту-методик комплекты;
  • Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыруда «Татар теле» дәреслекләренең тәмамланган предмет линиясенең методик мөмкинлекләре ( авторы Җамалетдинова З.И.);
  • Башлангыч белем бирү ФДББС гамәлгә ашыру шартларында укытуның нәтиҗәле чарасы буларак «Әлифба» укыту-методик комплекты;
  • Башлангыч мәктәптә туган телне (татар телен) һәм әдәби укуны укытудагы заманча белем бирү траекторияләре;
  • Туган ( татар) телен һәм әдәбиятны укытуны цифрлаштыру: «СберСыйныф» мәктәп цифрлы платформасы.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Үткәрү формасы: онлайн-формат. 
Кушылу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/88324725207?pwd=UHVTTnVEREtBNE5NSWR5U2xWK2FBUT...
Конференциянең идентификаторы: 883 2472 5207 
Керү код: 578504 
YouTube та катнашучылар өчен сылтама:  
https://www.youtube.com/channel/UCO9Hv92edyZ8_ZCetHIptgQ/featured 
Үткәрү вакыты:  13:00 - 15:00  (мск)
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы.