• Русский
  • Татарча

«Гомуми белем бирү оешмаларында педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча эксперт төркемнәрендә эшләргә белгечләр әзерләү» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укытуны тәмамлау турында

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча Методик эшне үстерү бүлеге 12-14 апрель көннәрендә һәм 2022 елның 19 апреленнән 21 апреленә кадәр «Гомуми белем бирү оешмаларында педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча эксперт төркемнәрендә эшләүгә белгечләр әзерләү» өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәрләре гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү  экспертларын 24 академик сәгать күләмендә укыту уздырды.
 Программаны гамәлгә ашыру көндезге форматта гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә экспертиза һәм һөнәри эшчәнлекне бәяләү өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең компетенцияләрен үстерү һәм камилләштерү өчен эшләнде.

Укулар йомгаклау аттестациясе белән -  укытуның фәнни җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Методик эшне үстерү бүлеге башлыгы Ольга Валерьевна Мартьянова җитәкчелегендә эксперт бәяләмәсен яклау белән тәмамланды.

Тыңлаучылар лекцион һәм гамәли дәресләрнең эчтәлеген югары бәяләделәр.
«Гомуми белем бирү оешмаларында педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча эксперт төркемнәрендә эшләүгә белгечләр әзерләү» өстәмә һөнәри программасын гамәлгә ашыру кураторы - Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Методик эшне үстерү бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре М.Г. Мозаффарова.

Фотогалерея: