• Русский
  • Татарча

«Педагогларның мотивациясе һәм һөнәри үсеше белән идарә итү» республика семинары

2022 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты гамәлгә куючының дәүләт биремен үтәү кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районы Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 24 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Педагогларның мотивациясе һәм һөнәри үсеше белән идарә итү» республика семинарын оештырды һәм уңышлы уздырды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасының 100дән артык педагогы һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләргә зур игътибар бирелде:

  • Белем бирү учреждениесе педагогларының һөнәри үсешен мотивацияләү: мәсьәләнең теоретик аспекты.
  • Һөнәрдә үз-үзен тормышка ашыруның кирәкле шарты буларак педагогларның мотивациясен һәм һөнәри мобильлеген арттыру.
  • Педагогларның һөнәри үсешенең мотивациясен тикшерү нәтиҗәләре.
  • Җитәкчелек моделен педагогларның һөнәри үсеш мотивациясе белән эшләү.

Семинар спикеры: Казан шәһәре Идел буе районының Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 24 нче урта мәктәп  директорының укыту эшләре буенча урынбасары Рәхимова Эльвиза Касыйм кызы.

Семинарның модераторы - Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов Иван Андреевич.