• Русский
  • Татарча

Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының “Гомумбелем мәктәпләрендә рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүдә мотивлаштыруны үстерү проблемалары” темасы буенча төбәкара семинары

2019 елның 15 мартында Казан шәһәре Совет районының татар телендә белем бирә торган 149 нчы лицее базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан “Гомумбелем мәктәпләрендә рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүдә мотивлаштыруны үстерү проблемалары” темасы буенча туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара семинары үткәрелде.

Төбәкара семинар эшендә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Л.М., ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсенең төбәкара хезмәттәшлек буенча әйдәп баручы киңәшчесе Мусина Г.Ф., ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Р.Р., ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова З.И., ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Гыйләҗева Л.Г., Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Р.К., Казан шәһәре Совет районының татар телендә белем бирә торган 149 нчы лицее директоры Вафина Ф.Г., “Сәлам!” укыту-методик комплекты авторы Якупов Р.Н., Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 117 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы (В.Н. Мещерякова методикасы буенча татар телен укыту тьюторы) Гаязова Ф.К., төбәк һәм Татарстан Республикасы татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Төбәкара семинар кысаларында рус телле укучылар өчен татар телен укытуда актуаль проблемалар яктыртылды: татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру өчен яңа технологик һәм методик алымнар, “Сәлам!” УМКсы аерым компонентларының кулланылышы һәм мөмкинлекләре, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә В.Н. Мещерякова методикасын куллануның нәтиҗәлелеге, укытуның кулланыштагы инновацияле алымнарыннан файдалануның нәтиҗәлелек критерийлары.

Семинар ахырында анда катнашучылар үзара фикер алыштылар, тәэсирләр белән уртаклаштылар, чараның гамәли юнәлештә булуын билгеләп үттеләр, семинарны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәтләрен ирештерделәр.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Совет районының мәгариф бүлегенә, татар телендә белем бирә торган 149 нчы лицее директоры Ф.Г. Вафинага төбәкара семинарны үткәрүдәге ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтләрен белдерә.

Фотогалерея