• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясенең секция утырышы

2022 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясенең секция утырышы үткәрелде. «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үсеш тарихы: традицияләр һәм заманчалык» секциясе эше В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган иде.
Конференциядә катнашучыларга һәм тыңлаучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы мөрәҗәгать итте, ул Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең актуаль проблемаларын һәм үсеш перспективаларын аңлауга юнәлдерелгән конференция тематикасының мөһимлеген билгеләп үтте.
Конференция Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәренең Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Конференциядә барлык белем бирү дәрәҗәсендәге педагогик хезмәткәрләр, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Фотогалерея: