• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә һәм Сарман муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен семинар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган 2022 елга дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы 2022 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә һәм Сарман муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен «Белем бирү оешмасына үздиагностика: нәтиҗәләрне интерпретацияләү. Белем бирү сыйфатын эчке бәяләүнең бердәм системасы» темасына семинар үткәрде.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Белем бирү нәтиҗәләрен интерпретацияләү аша гимназиянең белем бирү сыйфаты белән идарә итү.
  • Гимназия укучыларының белем алу нәтиҗәләрен бәяләү системасы.
  • Гимназиянең белем бирү нәтиҗәләре сыйфатын бәяләүнең эчке системасына тышкы бәяләү процедураларының йогынтысы.
  • Якын килү алымын гамәлгә ашыру сыйфатын бәяләү: «Гимназиячеләрнең югары мотивациясенә ирешү факторы буларак, гомуми һәм өстәмә белем бирүне интеграцияләү.
  • Гимназиянең белем бирү сыйфатына керткән эшчәнлеге нәтиҗәләрен һәм мөмкинлекләрен бәяләү.
  • Педагогик кадрлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге диагностикасы. «ПрофиStart» методик проект офисы: 179 гимназиянең яшь педагоглар советы.
  • Гимназия укучыларының сәләтләрен һәм талантларын ачыклау, аларга ярдәм итү системасын гамәлгә ашыру.

Спикерлар ролендә чыгыш ясадылар:

  • «179 гимназия - мәгариф үзәге» директоры, педагогика фәннәре кандидаты Наумова Э.В.
  • Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары Крымова Е.А., Комиссарова Л.Н., Мельникова С.В.
  • Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Джураева Г.Ф., «Балалар сәнгать мәктәбе» структур бүлекчәсе директоры урынбасары Логинова Е.А.

Чараның кураторы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Идрисов Ирек Рәхимҗан улы.