• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс нигезендә сайлау

2022 елның 7 апреленнән 13 апреленә кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуның 1 этабы булды. Әлеге конкурс мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче иң яхшы педагогик коллективларын ачыклау һәм бүләкләү максатларында уздырыла. 2022 елда конкурс нигезендә сайлап алуда Татарстан Республикасының 45 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнаша.

Конкурс нигезендә сайлап алуның беренче этабын бәяләү критерийлары:

  • проектның конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру максатларына туры килүе;
  • проект хәл итүгә юнәлтелгән бурычларның актуальлеге;
  • проектның ресурс белән тәэмин ителеше (проектны гамәлгә ашыру өчен кадрлар, методик, матди-техник һәм башка шартлар булу);
  • проект чараларының проектны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләренә туры килүе;
  • проектка ихтыяҗ булу һәм тәкъдим ителгән проектны массакүләм практикада куллану (тиражлау) мөмкинлеге.

Конкурс комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы хезмәткәрләре - кафедра доценты Латыйпова Р.И., өлкән укытучылары Мифтахетдинова Н.Р., Абдуллина Р.В. катнаша.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты турында» Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 28.02.2022 №306/22 боерыгы

Фотогалерея: