• Русский
  • Татарча

Чит тел укытучысы эшендә яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру

2022 елның 4 апреленнән 13 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы тарафыннан «Чит тел укытучысы эшендә яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру» темасы буенча педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды. (кураторлар – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре кандидаты Иванова Л.Ф.; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы өлкән укытучысы Логинова Р.М.).  

Квалификация күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар ачылды:

  • «Чит телләр» предметы өлкәсендә яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен гамәлгә кертү;
  • «Чит телләр» предметы өлкәсендә яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен гамәлгә кертүне норматив һәм методик яктан тәэмин итү.

SWOT - анализ форматындагы йомгаклау аттестациясе  һәм йомгаклау тесты Казандагы 29 чит тел укытучысы программаны уңышлы үзләштерүен раслады.

 

Фотогалерея: