• Русский
  • Татарча

Түгәрәк өстәл: “Киләчәк укытучысы” федераль проектын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрен үстерүнең заманча тенденцияләре” (ТР, Алексеевск районы, Алексеевск ш.т.б.)

2019 елның 27 февралендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсенең Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә ТР Мәгарифне үстерү институтының һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрне үстерү бүлеге (бүлек җитәкчесе А.Ә. Юнысов) ТР Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә “Киләчәк укытучысы” федераль проектын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрен үстерүнең заманча тенденцияләре” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.

Түгәрәк өстәл эшендә гомуми белем бирү мәктәпләренең директорлары, директор урынбасарлары, һәм шулай ук Алексеевск районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белгечләре – барлыгы 40лап кеше катнашты. Түгәрәк өстәл эшен ТР Мәгарифне үстерү институтының һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрне үстерү бүлеге җитәкчесе А.Ә. Юнысов ачып җибәрде. Үз чыгышында ул мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрен үстерүнең заманча технологияләрен куллануда ТР Мәгарифне үстерү институты тәҗрибәсенә тукталды. Шулай ук ул элегрәк ТРның Алексеевск муниципаль районы мәгариф оешмалары белән үткәрелгән тренинг-диагностикалауның нәтиҗәләренә йомгак ясады. Һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрне үстерү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Р.М. Әхмәтшина үзенең чыгышында мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле идарә эшчәнлеге өчен мөһим булган планлаштыруның база компетенцияләре хакында сөйләп узды. Түгәрәк өстәлне йомгаклап, һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрне үстерү бүлеге доценты, икътисад фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Р.Р. Хуссамов тарафыннан мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрен үстерүдә “Лидерлар дидерларны өйрәтә” һәм “Agile” технологияләрен куллануның мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәләре буларак түбәндәгеләр аталды: 1) катнашучыларны мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрен үстерүнең заманча тенденцияләре белән таныштыру; 2) “Киләчәк укытучысы” федераль проектын гамәлгә ашыру шартларында педагогларның һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрен үстерү буенча төбәк тәҗрибәсе турында фикер алышу һәм тарату.

Фотогалерея