• Русский
  • Татарча

Башлангыч гомуми белем бирә торган мәгариф бүлекләре (идарәләре) белгечләре һәм методистлары өчен семинар

2022 елның 20-21 апрелендә башлангыч гомуми белем бирүне җитәкли торган мәгариф бүлекләре (идарәләре) белгечләре һәм методистлары өчен «Башлангыч гомуми белем бирүнең предметлы өлкәләрен укытуның эчтәлеген һәм методикаларын башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә яңарту» семинары булачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасында башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүгә әзерлек.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББСның төп аспектлары.Башлангыч сыйныф укытучысы эшчәнлегендә яңа методик инструментлар;
  • Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС шартларында белем бирү эчтәлеген гамәлгә ашыруны методик һәм норматив яктан тәэмин итү;
  • Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС гамәлгә кертү һәм Татарстан Республикасында аны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре, Б. Красная урамы, 68, актлар залы.
Үткәрү формасы: семинар. 
Семинар 20 апрельдә 12:00 сәгатьтә (мск) башлана. 

Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы.