• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен семинар

2022 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Белем бирү сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар. Бөтенроссия тикшерү эшләре: әзерләү, нәтиҗәләрне анализлау, коррекцион эш» темасы буенча семинар узачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр ачылачак:

  • Тарих һәм җәмгыять белеме буенча бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләнгәндә укучыларның продуктив эшчәнлеген оештыруга заманча алымнар;
  • Имтиханга нәтиҗәле әзерләнү өчен «Русское слово» нәшриятының җәмгыять белеме буенча укыту-методик комплект ресурслары;
  • Бөтенроссия тикшерү эшләре кысаларында белем бирү нәтиҗәләренә карата таләпләр кодификаторы;
  • Тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИ - 2021 типик хаталарын анализлау.

Үткәрү формасы: вебинар.
Кушылу өчен сылтама: 
https://us06web.zoom.us/j/82361563007?pwd=V1RTOFJvTVR1SzlBa2NSUVU1bFpEUT09
Конференциинең идентификаторы: 823 6156 3007, керү коды: 957838
Үткәрү вакыты: 14:00 - 16:30  (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Куратор: Фокеева Илсөя Мансуровна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы өлкән укытучысы.