• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Биектау һәм Мамадыш муниципаль районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогика хезмәткәрләре өчен мәгариф практикумы

2022 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Биектау һәм Мамадыш районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогика хезмәткәрләре өчен «Белем бирү платформаларының кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, методик һәм консультацион (шул исәптән дистанцион формада) ярдәм күрсәтү мөмкинлеге» темасы буенча вебинар форматында республика мәгариф практикумы узачак.

Семинарны уздыруның максаты: грантларда катнашучы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогика һәм җитәкче хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Болыт сервисларын һәм белем бирү платформаларын бергәләп файдалану;
  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтүнең дистанцион хезмәт күрсәтү технологияләре;
  • Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган һәм инвалид балаларның ата-аналарына консультацион ярдәм хезмәте булдыруның оештыру аспектлары;
  • Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен консультация үзәкләре инфраструктурасы.

Үткәрү формасы: вебинар.
Кушылу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/82841178957?pwd=bE5pS3hvZ2pJeHFDNi9leEFSUmVhdz09
Үткәрү вакыты: 9:00 - 12:10  (мск).
Үткәрү урыны:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Куратор: Латыйпова Рәсилә Илдус кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты.