• Русский
  • Татарча

Башлангыч белем бирү педагоглары белән очрашу

2022 елның 8 апрелендә Казан шәһәренең "Унбер" күппрофильле лицеенда башлангыч сыйныфлар укытучылары коллективы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Гөлназ Рәшит кызы Хәмитова белән очрашты.

Әңгәмә барышында башлангыч мәктәптә заманча дәресне оештыру, яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып, кече яшьтәге мәктәп укучыларын укыту алымнарын һәм ысулларын нәтиҗәле файдалану кебек актуаль мәсьәләләр каралды.

11 нче күппрофильле лицей 2021 елның 1 сентябрендә Казан шәһәренең Совет районында ачылды.

Фотогалерея: