• Русский
  • Татарча

«Инклюзив белем бирү киңлегендә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлек үзенчәлеге» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча курслар ПРЕСС-РЕЛИЗы

2022 елның 24 мартыннан 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм  инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан «Инклюзив белем бирү киңлегендә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлек үзенчәлеге» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча курслар оештырылды һәм уздырылды (куратор -  Шәрифҗанова К.Ш., Психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры). Татарстан Республикасының 41 педагогик хезмәткәре укыды. Курсның күләме: 72 сәгать.
Программа инклюзив белем шартларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү өчен педагогка кирәкле яңа компетенцияләрне камилләштерүгә һәм (яисә) алуга юнәлдерелгән. Программаның эчтәлеге тыңлаучыларның психологик-педагогик тәэмин ителеш технологияләре турындагы күзаллауларын киңәйтүгә һәм инклюзив белем бирү шартларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, белем бирү программаларын яраклаштыруга бәйле сорауларны үз эченә ала.

Квалификация күтәрү барышында тыңлаучылар өчен күнегүләр башкару мөмкинлеге булды, шулар мисалында гамәли күнекмәләр һәм инструментлар эшләнде, видеороликлар анализланды һәм заманча мәктәптә укытуның иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алышынды. 

Квалификация күтәрү нәтиҗәләрен чыгарганда тыңлаучылар кафедраның профессор - укытучылар составының югары профессиональлеген билгеләп үттеләр һәм белем бирү процессында катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

 

Фотогалерея: