• Русский
  • Татарча

«Дисграфия һәм дислексияне профилактикалауга, диагностикага, коррекцияләүгә заманча якын килү (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган   балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» квалификация күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан 2022 елның 24 мартыннан 5 апреленә кадәр «Дисграфия һәм дислексияне профилактикалауга, диагностикага, коррекцияләүгә заманча якын килү (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган   балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды.  Курсның күләме: 72 сәгать.

Программа дисграфия һәм дислексия мәсьәләләре буенча һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле яңа компетенцияләрне камилләштерүгә һәм (яисә) алуга, шулай ук аларны җиңүнең төп ысулларын камилләштерүгә юнәлдерелгән.  Квалификация күтәрү системасында заманча алымнарны куллану, белем бирү субъектлары буларак, тыңлаучыларның актив позициясен тәэмин итә, шәхси-юнәлешле һәм шәхси-эшчәнлек алымнары тыңлаучыларга телдән һәм язма сөйләмне бозучы балалар белән коррекцион эшне оештыруда ярдәм итәчәк. 
Курслар азагында тыңлаучылар проектларны якладылар һәм бөтен профессор-укытучылар составына рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: