• Русский
  • Татарча

Буа муниципаль районы белем бирү оешмаларының идарә командалары өчен семинар

Гомуми белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән муниципаль белем бирү системаларының юл карталарын гамәлгә ашыруны методик яктан тәэмин итү кысаларында 2022 елның 07 апрелендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы белем бирү оешмаларының идарә командалары өчен «Башлангыч гомуми белем бирү программасын үзләштерүнең белем бирү нәтиҗәләренә ирешү юллары һәм аларны бәяләү ысуллары. Мәктәп эчендәге контроль нәтиҗәләрен бәяләүнең объективлыгы» семинары үткәрелде.

Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы чыгыш ясады. Үз чыгышында ул башлангыч мәктәптә контроль-бәяләү эшчәнлеген оештыруның төп юнәлешләрен билгеләде, шулай ук башлангыч белем бирү сыйфатын күтәрүдә яңартылган ФДББС роле турында сөйләде.

Семинарда Буа районы белем бирү оешмаларының 35 директоры һәм директорлар урынбасарлары катнашты. Йомгак ясап, семинарда катнашучылар чараның нәтиҗәлелеген һәм гамәли юнәлешен югары бәяләделәр.

 

 

Фотогалерея: