• Русский
  • Татарча

Казан шәһәренең 75 нче гимназиясендә педагогик совет

2022 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна Казан шәһәренең 75 нче гимназиясендә педагогик совет эшендә катнашты.

Эльвира Хамзеевна гимназия педагогларын тәрбия бирү буенча үрнәк программаны тормышка ашыруның төп юнәлешләре һәм белем бирү оешмасында тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген яңарту механизмы белән таныштырды. Педагогик советта педагоглар «Профилактика һәм иминлек» тәрбия программасының вариатив модулен җентекләп карадылар.

Практик эш кысаларында гимназия укытучылары тарафыннан дәрестә куркынычсыз мохит формалаштыру өчен шартлар каралды. Башлай Эльвира Хамзеевна гимназиянең педагогик коллективы каршында чыгыш ясаганда педагоглар коллективына укучыларның эмоциональ, шәхси һәм үз-үзләрен тотышындагы уңайсызлыкларының кайбер индикаторларына игътибар итәргә тәкъдим итте. Педагогик совет ахырында педагогларның игътибары заманча укытучы роленең Россия традицион рухи кыйммәтләрен аерып торучы һәм үз потенциалын тормышка ашырырга сәләтле булган шәхес ролен формалаштыруда мөһим булуын аңлауга җәлеп ителде.

 

Фотогалерея: